Главная » 2018 » Декабрь » 23 » "В гостях у ёлки" "Чыршыкайда кунакта"
22:51
"В гостях у ёлки" "Чыршыкайда кунакта"

22 нче декабрь көнне Лесхоз авылы мәдәният йорты каршында куелган урман гүзәле - Яңа ел Чыршысын ачу танатанасы булды. “Чыршыкайда кунакта” дип аталган бу бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте. Бәйрәм кунакларын Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р. Яна 2019 нчы ел белән котлады, барлык лесхозлыларга һәм кунакларга ул саулык, бәхет, иминлек теләде. Бу күңелле бәйрәмнән беркем дә читтә калмады, чыршы янына карты, яше - бар да җыелган иде. Һәркем үз һөнәрен күрсәтеп калырга тырышты: кемдер шигырь сөйләде, кемдер биеде... Балачакны искә төшереп өлкәннәр дә балаларга ияреп чыршы тирәсен җырлар җырлап әйләнделәр. Һөнәләрен күрсәтүче һәм төрле уеннарда катнашучылар истәлеккә матур бүләкләр алдылар. Шул арада килгән кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән чәй эчертергә дә өлгердек.Төрле милләт Кыш бабайлары, ел символы булган -дуңгызлар, тагын күп төрле әкият персонажлары кунаклар белән төрле уеннар, конкурслар оештырдылар, оешмалар вәкилләре Яңа ел бәйрәменә күп төрле концерт номерлары әзерләгәннәр иде.

22 декабря при Лесхозском Доме культуры состоялся торжественный элегантный праздник «В гостях у ёлки». Он начался с парада Дедов Морозов и сказочных персонажей. Гостей праздника поздравил заместитель руководителя исполкома Сабинского муниципального района Закирзянов Р. , всем гостям он пожелал здоровья, счастья, благополучия. Приятным было то, что от праздника никто не остался в стороне - старались оставаться каждый на своем: кто-то прочёл стихотворение, кто-то танцевал... пели песни, получали памятные подарки. Гостей также напоили горячим чаем с блинами. На новогодний праздник были приглашены представители организаций. Они подготовили различные концертные номера. Праздник прошёл на «Ура!»
1,2,3,4 Начинается праздник. Бәйрәм башлана.
5,6,7,8,9,10 Организации идут на парад. Оешмалар парадка килә.
11,12,13,14,15 Фото с весёлого праздника. Күңелле бәйрәм күренешләре.

Просмотров: 36 | Добавил: leskhozskiysdk | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar